Әлмәттә яшьләр үзләре клуб төзеде
Монысы Рус Акташында.
Бер төркем яшьләр подвалдан спорт клубы ясадылар. Алар аны үз көчләре белән сылады, идәннәрен ясады, буядылар, агарттылар, кирәкле җиһазлар сатып алдылар. Яңа клубка "Русский характер" исеме биргәннәр. Клуб Әлмәтнең "Боевое братство" оешмасы белән хезмәттәшлек итәчәк. Авыл яшьләре спорт, кул көрәше, фитнес һәм кроссфит белән шөгыльләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа