Әлмәттә яшел киемлеләргә бүләк өләшәләр
«Яшел фитнес» проектының 16 июльдәге шөгыльләре «Яшел киемдәге кешеләр» дип атала.
Оештыручылар әлеге төстәге киемнән килгән әлмәтлеләргә бүләкләр әзерли, шулай ук www.zelfi.ru сайтындагы рейтингта өстәмә баллар да язылачак. Төп спорт программасы белән берьюлы клублар да үз шөгыльләрен оештырачак. «Яшьлек» һәм «Шәмсенур» мәйданчыкларында бу атнада җиңел атлетика буенча йөгерү тренировкалары, шәһәр паркында скандинавия йөреше узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа