Реклама
Күптән түгел Кәләй авылында РФ, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә көрәш буенча сигезенче яшүсмерләр турниры узды.
Елдан-ел әлеге турнирда катнашучыларның саны артуы күзәтелә. Быел исә бирегә республикабызның төрле районнарыннан 16 команда, 160 тан артык яшь көрәшче көч сынашырга җыелды. Турнир әлмәтлеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Икенче, өченче урыннарны исә актанышлылар һәм азнакайлылар бүлеште.
Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы