Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә “Әти-әни һәм мин” спорт эстафетасы узды

Кышкы ялларда шәһәр паркы гөрләп торды.

Бигрәк тә әти-әниләр белән балалар катнашындагы ярышлар әлмәтлеләрнең никадәр шаян, җитез, бердәм булуларын күрсәтте. Һәр елдагыча биредә балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә белән берлектә паркның хәйрия фонды тарафыннан оештырылган "Әти-әни һәм мин" спорт эстафетасы ямьле узды.

Ярышларда 8 гаилә катнашты. Алар шәһәребезнең "Планета", "Буровик", "Темп", "Метеор", "Моржата", "Товарищ", "Союз", "Импульс" яшүсмерләр клублары исеменнән чыгыш ясады.

Чана-чаңгыда шуу, уен-көлке, саф һавада күңел ачу "Ассоль" кафесында түгәрәк чәй табыны артында тәмамланды. Барлык катнашучыларга да бәйгене оештыручылар тарафыннан Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Нәтиҗәләргә килгәндә, өченче призлы урын Андреевларга ("Моржата") бирелде. Икенче урынга Хәмидуллиннар ("Буровик") лаек булды. Первушиннар ("Импульс") җиңүче булып танылды.

Үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса