Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә тау чаңгысы һәм сноуборд буенча ярышлар узды

Шушы көннәрдә "ЯН" комплексы беренчелегенә тау чаңгысы һәм сноуборд буенча ярышлар уздырылды. Традициягә әйләнгән ачык беренчелектә әлмәтлеләр генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгышы төбәгендә яшәүче башкалар да теләп катнаша. Быел 50 дән артык кеше көч сынашты. Болар - нигездә тау чаңгысы секциясенә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре, спортның бу төрен үз итүчеләр. Ярыш...

Шушы көннәрдә "ЯН" комплексы беренчелегенә тау чаңгысы һәм сноуборд буенча ярышлар уздырылды. Традициягә әйләнгән ачык беренчелектә әлмәтлеләр генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгышы төбәгендә яшәүче башкалар да теләп катнаша. Быел 50 дән артык кеше көч сынашты. Болар - нигездә тау чаңгысы секциясенә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре, спортның бу төрен үз итүчеләр. Ярыш программасы буенча чаңгычыларга махсус слалом, ә сноубордчыларга сноуборд-кросс каралган иде. Әлмәттән 13 яшьлек Тимур Корбанов һәм Зарина Хөсәенова (12 яшь) беренчелекнең абсолют чемпионнары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250