Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Әлмәттә табиблар суга сикерде

Сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючыларның 11 нче спартакиадасы дәвам итә. Алты учреждениенең 15 табибы һәм шәфкать туташы бу юлы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге бассейнында көч сынашты.

Хатын-кызлар 25 метрга, ир-атлар 50 метрга йөзде. Команда зачетында медсанчастьта эшләүчеләр беренче урын алды. Шәхси беренчелектә медсанчастьның 2 нче кардиология бүлеге мөдире Светлана Шәрәпова һәм функциональ диагностика табибы Рөстәм Гайсин финишка беренче йөзеп килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса