Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә спортның техник төрләре буенча Татарстан Республикасы ачык чемпионаты финалы узды

Шәһәр ипподромында узган узышларның өченче - йомгаклау этабында катнашу өчен Әлмәткә кар һәм автоузыш машиналарында республикабызның җиде шәһәреннән 70 тән артык спортчы килде.

Чемпионатны ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхаттаров чыгыш ясап, анда катнашучыларны сәламләде һәм ярышларның Әлмәт шәһәренең 60 һәм Татарстан нефтенең 70 еллыкларына багышлап үткәрелүен билгеләп үтте. Ул шулай ук Әлмәт районында спортның техник төрләре җитәрлек дәрәҗәдә яхшы үстерелүен һәм моның күп тапкырлар Россия чемпионы, берничә тапкыр дөнья чемпионаты призеры, атказанган спорт мастеры, данлыклы Вячеслав Колотовкин җитәкчелегендәге спортчыларның үз инициативалары бәрабәренә шулай булуын ассызыклады.

Вячеслав Колотовкин да үз чиратында ярышларны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен район һәм «Татнефть» ААҖ җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

- Катнашучылар санының елдан-ел артуы сөендерә. Яшьләр килә, пенсионерлар килә. Минемчә, бу Әлмәттә спортның техник төрләрен үстерүгә йөз тотуны аңлата. Чыннан да, спортның техник төрләрен популярлаштырырга кирәк дип саныйм, чөнки ул мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне файдалы һәм кызыклы шөгыль белән мавыктыру бит, - дип билгеләп үтте ул.

Чемпионат программасына кар машиналарында кросс, кантри - кар машиналарында тигезле-тигезсез җирлектә узышу һәм автомобиль узышлары кертелгән иде.

Ярышларда тамашачыларны иң җәлеп иткәне профессиональ спортчылар арасында кар машиналарында узышу булгандыр. Моның өчен ипподром уртасында берничә трамплинлы, дөнья стандартларына җавап бирерлек трасса төзелгән. Трамплиннан очу озынлыгы 18-20, кайдадыр хәтта 25 метр да тәшкил итә. Очыш биеклеге - 5 метр. Һәвәскәрләр исә тигезле-тигезсез урында кантри-кросс трассасында узышты. Ике километр озынлыгындагы әлеге трасса гадирәк - трамплиннарсыз һәм кискен борылышларсыз. Ул ипподромның бер өлешен һәм сусаклагычның бер өлешен алып тора.

Ярышларда Әлмәт данын «Ультиматум» клубының 20 әгъзасы яклады. Аларның алтысы - профессиональ спортчылар, калганнары һәвәскәрләр узышында көч сынашты. Әлмәт командасы «Җиңүгә омтылыш өчен» дигән приз белән бүләкләнде.

Профессионаллар арасында Павел Колотовкин «Сноукросс» дисциплинасында 2 нче урынга лаек булды. Һәвәскәрләребез Евгений Бухвостов 1 нче, Төхбәтов Рөстәм 3 нче урынга чыктылар. Ветераннар классыннан Ленар Җәләлов 1 нче һәм Халит Латыйфуллин 2 нче урынны яулады.

«Кантри-Кросс» дисциплинасында да җиңү яулаган якташларыбыз булды. 130 ат көченә хәтле класс буенча Динар Җәләлов, 130 ат көченнән артык класс буенча Николай Гульков 1 нче урынны алуга ирештеләр.«Ультиматум» экстрим-клубы (оештыручысы - Вячеслав Колотовкин) Әлмәттә 2008 елдан бирле яшәп килә. Спортчыларның инициативасы бәрабәренә, шулай ук район җитәкчелегенең һәм «Татнефть» ААҖнең булышлыгы белән шәһәребез яшьләре техниканың аквабайк, кар машинасы, мотоцикл, гидроцикл, квадроцикл кебек төрләрен үзләштерә, шулай ук мото- һәм велосекцияләрдә, кече авиация һәм пейнтбол клубларында шөгыльләнә алалар.

Л. Сибгатуллина

А. Аникин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250