Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр арасында узачак I спартакиада старт ала
31 мартта районның муниципаль хезмәткәрләре арасында I спартакиада башлана.
Ярышлар һәр якшәмбе көнне спортның алты төре - шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, волейбол, җиңел атлетика буенча узачак. Спартакиадада өч команда катнаша. Беренче урын алганы күчмә кубок һәм диплом белән бүләкләнәчәк.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа