Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә көрәш буенча 50 нче Бөтенроссия турниры башланды

Бүген, 21 февральдә, Әлмәттә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш турниры старт алды.

Әлеге Бөтенроссия бәйгесе быел 50 нче тапкыр уздырыла. Теннис-ситида узучы юбилей турнирында Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 57 команда катнаша. Һәр командадан 10 ар көрәшче чыгыш ясый. Катнашучылар арасында Әлмәт командасы да бар. Мәгълүм булганча, 2012 ел нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр иң көчле 64 команда арасында беренче урынны яулаган иде. Бу көнне узган ел нәтиҗәләре буенча республика көрәшчеләренең иң-иңнәре, иң яхшы тренерлар бүләкләнде. Турнирны ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты. Вакыйга турында тулырак газетаның киләсе санында.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250