Әлмәттә кроссфит буенча ачык чемпионат узды [+ФОТОЛАР]
Узган ялларда шәһәр пляжында Әлмәт муниципаль районының кроссфит буенча ачык чемпионаты узды.
Фитнес, йөгерү, гер күтәрү, авыр атлетика, плиометрика, пауэрлифтинг, гимнастика кебек берничә күнегүне берләштергән кроссфит халык өчен чын-чынлап ачыш булды.
Әле 2000 елда гына нигез салынган бу физик хәзерлек системасы белән инде шактый кеше шөгыльләнә булып чыкты. Ярышларга хәтта күрше-тирә районнардан да килгәннәр иде. Алдынгы урын алучыларга оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа