Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Әлмәттә хоккей бәйрәме - җанатарлар фестивале узды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Кичә Әлмәт яшьләре рәхәтләнеп күңел ачты.

"Юбилейный" спорт сараенда хоккейны үз итүчеләр җыелды. "Нефтяник" клубының яңа логотибын, команданың яңа уенчыларын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар өчен уенчылар белән фотога төшү мөмкинлеге дә булдырылды. Балалар өчен аниматорлар эшләде, хоккей логотибы төшкән футболкаларны да уйнаттылар.
Бәйрәмдә Әлмәт дәүләт нефть институты каршында эшләүче "Голос" җыр студиясе егет-кызлары чыгыш ясады. Иң мавыктыргыч мизгелләрне популяр "Большой куш" һәм "Волга-волга" төркемнәре бүләк итте.
8 сентябрь көнне Югары Хоккей Лигасының яңа сезоны ачылачак. Яраткан "Нефтяник" командасы уенын карарга рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса