Әлмәттә аквабайк буенча зур бәйге көтелә. Рәхим итегез!
Шәһәр күлендә 4 еннән 6 сентябрьгә кадәр аквабайк су-мотор спорты классында Россия кубогына бәйге узачак.
Россиянең 20 регионыннан анда 50 ләп пилот катнашачак. Әлеге бәйге Нефтьчеләр көне уңаеннан уза. Шулай ук чарада Әлмәт балалар йортына хәйрия акциясе дә булачак.
Очрашу урыны - шәһәр күле. Зур тамашага рәхим итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia