Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Әлмәттә 50 метрлы бассейн төзеләчәк

Казанда узган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатыннан соң республика җитәкчеле республиканың өч шәһәренә бассейн бүләк итәргә карар кылган.

Әлеге исемлектә Әлмәт тә бар. Шулай ук бассейн Яр Чаллы, Түбән Камада да төзеләчәк.

50 метрлы яңа бассейн Шевченко урамында "Магнит" супермаркеты тирәсендә төзеләчәк. Яңа объектка капсула 5 сентябрь көнне, Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында салыначак. Ул көнне шәһәребезгә эшлекле визит белән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса