Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтнең яшь “Нефтянигы” Канададан җиңү яулап кайтты

Әлмәтнең 2005 елда туган үсмерләрдән торган "Нефтянигы" Канаданың КВебек шәһәреннән җиңү яулап кайтты.

Безнең малайларга «Черные Волки», «Рыцари» һәм «Огоньки» командалары да җитди каршылык тудыра алмады. Океан артына дәрәҗәле турнирга очу "Татнефть"нең генераль директоры Наил Маганов инициативасы һәм "Ак Барс" хоккей академиясе ярдәме бәрабәренә мөмкин булды. Наил Өлфәтович ТР Хоккей федерациясе президенты. Бу сәяхәт Россия беренчелегендә алтын медальләр яулаган үсмерләргә үзенчәлекле бүләк булды. Тренерлар Владислав Бабанов белән Андрей Фадеев шәкертләре хоккей Ватаны - Канадада да югары осталык үрнәкләре күрсәттеләр. Көндәш командаларның тренерлары да Татарстан командасы әгъзаларының уенына шаккаткан. Уеннар арасындагы тәнәфесләрдә малайлар Монреальдә хоккей музеенда булганнар, төрле чараларда катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса