Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеена "корыч кеше" бүләк ясады

Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясе уздырды. Быел ул 16 нчы тапкыр оештырылды.

Шушы вакыт эчендә музейга тарихи кыйммәткә ия 1960 ка якын предмет тапшырылган. Бу юлы акциягә кушылган 15 әлмәтленең дә исемнәре "Бүләк итүчеләрнең мактаулы китабы"на язылды. Җиңүчеләргә исә бүләк итүче шаһәдатнамәләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Быелгы "Бүләк итү көннәре" акциясендә җиңүчеләрне "Иң беренче", "Иңборынгы", "Эксклюзив", "Дәвер предметы", "Предмет-легенда" номинацияләрендә билгеләделәр. Мәдәният елында аларга тагын берәү - "Мәдәният елына" номинациясе дә өстәлде.

Акция игълан ителү белән беренче бүләк алып килүче республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Таһира Шәйдуллина булган. Ул музейга үзенчәлекле значоклар тупланмасын бүләк иткән. Шулай ук 1965 елгы моданы чагылдырган фотолар, комсомол туйлары төшерелгән фотосурәтләр, күпсанлы дипломнар алып килгән. "Иң борынгы" номинациясендә җиңү яулаган Регина Хәсәнова исә музей фондын өйдә тукылган сөлге белән тулыландырды. Ул бүләк иткән эшләнмә 1898 елда, 116 ел элек тукылган. "Иң уникаль экспонат" - Лидия Исхакова алып килгән чемодан. Баксаң, әлеге чемоданны Лидия ханымның абыйсы Германиядән хәрби хезмәттән 1946 елда алып кайткан булган.

-​ Озак вакытлар астмадан интектем. Табиблар да ярдәм итә алмады. Шул вакытта мин бу хаста белән үзлегемнән көрәшергә уйладым һәм чыныгуга йөз тоттым, - ди бүләк итүче Рәшит Зыятдинов. - Салкын суда йөзә башладым, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштым, җиңүләр яуладым. Кытайда исә "Корыч кеше" титулына ия булыр өчен бөтен нормативларны үтәдем.

Рәшит ага музейга 2010 елда кышкы йөзү буенча Евразия чемпионатында яулаган кубогын бүләк итте. Музей хезмәткәрләре исә аны "Иң кызык тарихлы предмет" буларак бәяләде.

Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен лаек булган "Ел лидеры" күчмә билгесен музейга мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина тапшырды һәм акциянең "Мәдәният елына" номинациясендә җиңүче булды.

Фондларны саклаучы Зөлфия Идиятова фикеренчә, җирлек казанышлары турында фикер йөртергә мөмкинлек биргән бу предметлар музей өчен кызыклы.Бүгенге көндә фондларда "тарих эзләрен" саклаган 6 мең экспонат саклана.

Алсу ХӘЙБРИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса