Реклама
"Нефтяник"ның Югары хоккей лигасы чемпионатындагы быелгы чыгышлары анализланганнан соң, тренерлар командасына җирле белгечләр - Сергей Мордвинцев һәм Игорь Фадеев кандидатуралары тәкъдим ителде.
Яңа сезонда баш тренер Ришат Гыймаевка нәкъ менә алар булышачак. Озакламый мастерлар командасы яңа сезонга әзерлек башлый. Берничә уенчы, атап әйткәндә Максим Хапов, Владимир Репин, Антон Кочуров, Александр Щербин һәм капкачы Вадим Желобнюк командадан киткән. Шулай ук Данил Фәйзуллин, Владимир Ткачев "Ак Барс"ка әйләнеп кайткан. Яңа сезонын "Нефтяник" Руслан Хәсәншин ("Лада", Тольятти) Өмет Гыйльманов һәм Руслан Шәйхуллов ("Славутич", Смоленск) кебек яңа уенчылар белән башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы