Әлмәтлеләр җитәкләшеп чаңгыда узышты [+ФОТОЛАР]
Быелгы массакүләм чаңгы узышы истәлекле вакыйгага - Гашыйклар көненә туры килде. 14 февраль көнне меңләгән әлмәтле саф һавага - шәһәр ипподромына юл алды.
Быелгы "Татарстан чаңгы юлы 2016" акциясе Әлмәттә ниндидер бер ямь белән узды. Мөгаен, бу Изге Валентин көне белән бәйле булгандыр. Ярышны оештыручылар да традицияләрне бераз бозып, гашыйк парлар өчен аерым узыш булдырган иде. Чәчләренә ак фаталар киеп, кулга-кул тотынышып чаңгы юлын иярләгән парларны күрү хактан да көтелмәгән һәм кызык килеп чыкты?!
14 февраль көнне узган массакүләм ярышның башка еллардан аерылып торуын, район башлыгы Айрат Хәйруллин да искәртеп үтте:
- Россиянең 72 шәһәрендә бүген 34 нче тапкыр массакүләм чаңгы узышы бара. Алар арасында Әлмәтнең булуы икеләтә сөенечле. Әлмәт гаиләләрендә бер-берләренә булган кебек спортка да мәхәббәт булсын иде, - диде Айрат Ринат улы.
Быелгы эстафета 1100 метр араны тәшкил итте.Иң элек чаңгы юлын шәһәр службалары җитәкчеләре, ветераннар сынады. Әлмәт мәктәпләре укучылары, югары уку йортлары студентлары да бердәм булып чаңгы юлына басты. Хәер, аларның күбесе атна дәвамында барган "Чаңгы юлы 2016" чарасы кысаларында, мәктәпләрдә узган кышкы эстафеталарда үзләрен сынып караган иде инде. Аларны да санап, быел чаңгыга баскан әлмәтлеләр саны шулай итеп 23 меңнән артып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа