Әлмәтлеләр иң яхшы спортчылар сафында
Казанда иң яхшы яшь спортчыларны тәбрикләү тантанасы булып узды.
Анда аларның тренерлары, спорт ветераннары да чакырулы иде. Быелгы ел татарстанлылар өчен уңышлы килде. 13 татарстанлы Рио-де-Жанейрода үткән Олимпиадада катнашты. "Сез безнең өметле киләчәк", - диде аларны видеотәбрикләвендә Татарстан Президенты. Тәбрикләнүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар иде. "Юность" ДЮСШ һәм "Девон" бокс клубыннан Яков Бодрягин һәм аның тренеры Раджив Низамиев җиңүчеләр сафында булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа