Әлмәтлеләр өчен бушлай фитнес
Әлмәттә «Яшел фитнес» республика социаль проекты старт ала.
28 майда Нефтьчеләр мәйданында проектны ачу тантанасы булачак. Аннары 4 июньнән башлап һәр ялларда әлмәтлеләр шәһәрнең биш яшел мәйданчыгында спорт белән шөгыльләнә ала. Болар - "Яшьлек" һәм "Шәмсенур" скверлары, шәһәр паркы, шәһәр күле һәм Нефтьчеләр мәйданы.
«Яшел фитнес» - ул барлык теләүчеләр өчен саф һавада бушлай чаралар. Анда яшьләр дә, ата-аналар белән балалар да катнаша ала. Хәзерге вакытта инструкторлар эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа