Әлмәтле беренчелекне бирмәде
Әлмәтлеләр спорт радиопеленгациясе белән актив шөгыльләнә.
Быел Россия беренчелеге май аенда Рязань шәһәрендә узды. Анда илнең төрле шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы катнашты. Татарстан данын калабызның балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгенә йөрүчеләр һәм өстәмә белем бирү педагоглары яклады. Якташыбыз Ксения Широбокова спорт ориентациясе буенча 2 нче урын алды. Сайлап алу ярышларында ЦДЮТ педагог-тренеры Нәҗип Мохитов җиңүче булып танылды. Хәзер лидерлар командасын һәм чемпионнарны июнь аенда Воронеж шәһәрендә үтәчәк дөнья чемпионатына икенче сайлап алу ярышлары көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа