Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәткә моржлар килде [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә кышкы йөзү буенча Татарстан Республикасының IX ачык чемпионаты һәм "моржлар"ның традицион бәйрәме булып узды.

Әлмәткә Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Алтай, Төмән, Красногорск, Петрозаводск, Благовещенск, Самара, Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Тольятти һәм башка төбәкләрдән килгән иделәр. Алар үзләренең салкын суда коенуның организмны чыныктыруын, төрле авырулардан профилактика чарасы булуын күрсәтте. Кунакларның күплеге кышкы йөзүгә игътибар арта баруы турында сөйли.

Кышкы йөзү бәйрәме ике көн барды. Беренче көнне салкын су яратучылар 300 метрлы арада көч сынашты. Ә кичә, Гашыйклар көнендә Әлмәтнең шәһәр күлендә чып-чын тамаша булды. Нептун бәйрәмендә дә беренче тапкыр салкын суда чирканчык алучылар да күп булды. Араларында мәктәп укучылары да байтак иде. Бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясап, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген, аңа өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да җәлеп ителүенең шатлыклы күренеш булуын, калабызда үз-үзеңне чыныктыру өчен барлык шартлар булуын ассызыклады.

Бу көнне Әлмәттә спорт чаралары күп булуга да карамастан, бәйрәм тамашасын карарга килүчеләр шактый иде. Алар алдында кызыклы тамаша күрсәтелде. Нептун, Су анасы, Көнчыгыш гүзәлләре, акккошлар, үрдәкләр һәм әкияттәге 33 баһадир һәм башкалар янына быел мульфильмдагы Аю белән Маша да килгән иде. Су аркылы аркан тартышу, катнаш эстафета, боз өстендә мунча керү, "морж" өстенә берничә зур боз кисәге куеп шуны вату - һәммәсе дә сокландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса