Әлмәт йөзүчесе Россия Кубогыннан көмеш медаль белән кайтты
Безнең спортчылар җиңүләр яулавын дәвам итә.
4-6 июньдә Ростов-на-Дону шәһәрендә йөзү буенча булып узган Россия Кубогы этабында Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаган Диләрә Шәйхаттарова (тренеры Светлана Вәлиәхмәтова) икенче урынга ия булды. 50 метр арага йөзү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, якташыбыз Россиянең спорт мастеры нормативларын үтәде. Ярышларда илебезнең иң көчле 500 йөзүчесе көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа