Реклама
Шушы көннәрдә Әлмәтнең "8 миля" спорт клубында "Лига-тур" республика проектының төбәк этабы узды.
Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, "ТР студентлар лигасы" иҗтимагый оешмасы һәм Әлмәтнең шәһәр студентлары советы оештырган бу чарага актив тормыш алып барган яшьләр җыелган иде.
"Лига-тур" - ул беренче тапкыр оештырылган республика шәһәрләре буенча эстафета. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала.
Әлмәтлеләр әлеге чараны "8 миля" картинг клубында уздырырга уйлаган.
Чарада " Безнекеләрне бел!" дигән акция узды, фотосурәт почмагы эшләде, "Workout" агымы активистлары мастер-класс оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+