Һава торышы

“Әлмәт таңнары” журналистлары ГТО нормалары тапшырды

Буалар шарлавыгына чыгып физик күнегүләр ясау белән "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары хезмәткәрләре физкультурник көнен билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле көнне безнең илдә 1939 елда гамәлгә куялар. Советлар союзында киң таралган "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" лозунгын өлге итеп бу көн календарь битләренә теркәлеп кала.

Газетабыз тарихында чираттагы якты көн булып кереп калачак бу акциягә коллектив махсус әзерләнмәде дисәк ялган булыр. Чөнки барыбыз да бик әйбәт физик формада безнең. Көн саен мәгълүмат артыннан куа-куа остарып беткән журналистлар да, җәмгыять транспортына караганда, эшкә җәяү йөрүне 100 метр араны йөгереп узарга яратучы дизайнерларыбыз да аны гына җиңәр дәрәҗәдә. Шулай булгач беренче булып 100 метр араны йөгереп уздык. Моннан тыш коллективтагы ханым һәм туташларга үзләренең сыгылмалыкларын күрсәтергә, беләктәге көчне күрсәтеп отжимание ясарга, ераклыкка сикерергә туры килде. Нормаларга "сыешканы" алкышларга күмелеп, сыешмаганы - республикакүләм ГТО нормалары тапшыру акциясенә әзерләнергә сүз биреп кире редакциягә кайтып киттек. Ә менә шуннан алган энергия көн буена җитәрлек күтәренке кәефле итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Әлмәт таңнары” журналистлары ГТО нормалары тапшырды
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы