Әлмәт табиблары шахмат уйнады
Шахмат клубында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар көч сынашты.
11 дәвалау-профилактика учреждениесеннән 22 хезмәткәр катнашты. Хатын-кызлар арасында I урынны 3 нче поликлиника табибәсе Регина Рәфыйкова, ир-атлардан психоневрология диспансерының психиатрия бүлеге мөдире Айдар Сәйфуллин алды. Команда беренчелегендә җиңү психоневрология диспансерына елмайды.
Фото almetyevsk.tatar.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа