Әлмәт спортчысы Родион Саматов Россия чемпионатының бронза медален яулады
23 майдан 26 сына кадәр Санкт-Петербургта грек-рим көрәше буенча Россия чемпионаты булып узды.
Безнең шәһәрнең данын олимпия резервы спорт мәктәбеннән Родион Саматов яклады. 55 килограммга кадәр авырлыкта ул чемпионатның бронза медаленә лаек була. Родион Россия җыелма командасының төп составына кертелде. Хәзер аны алда бөтенроссия һәм халыкара ярышлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа