Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт спортчыларының грек-рим көрәше буенча уңышлары бар

Әлмәт спортчылары грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге финалына үтте. 1997-1998 елгы үсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге Пермьдә узды.

Анда республиканың өлкән тренеры Эдуард Гаджиев (Әлмәт олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры) җитәкчелегендәге Татарстан җыелма командасы тулы составта чыгыш ясады. Татарстанның нефтьчеләр башкаласыннан ул бәйгедә 8 спортчы катнашты. Болар - грек-рим көрәше буенча Әлмәт олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре. 4 көн дәвамында барган ярышларда Әлмәт спортчылары яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, Россия Федерациясе беренчелеге финалына 6 юллама яулады. Алар 18 ноябрьдә Новосибирск шәһәрендә узачак бәйгедө Татарстан данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250