Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт спортчылары мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында узган ТР чемпионатыннан җиңү белән кайттылар

15-16 мартта Алабугада күзләре начар күргән инвалидлар арасында голбол һәм шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында пауэрлифтинг буенча ТР чемпионаты булып үтте. Анда 8 шәһәр катнашты.

Әлмәтлеләр ике төрдә дә катнаштылар. Голбол уенында хәтта ике командабыз чыгыш ясады һәм кискен көрәштә "Әлмәт -1" командасы җиңү яулады.

Авыр атлетлар арасында үз үлчәүләрендә Лидия Фролова, Валентин Сергеев, Ленар Дәүләтов, Антон Александров беренче, Марат Хамматов икенче урын алдылар. Шамил Мотыйгуллин да уңышлы чыгыш ясады.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250