Реклама
6-7 июльдә Бута территориясендә Кама аръягы зонасы предприятие-оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләренең яшьләр комитетлары командалары арасында III ачык туристик фестиваль узачак.
Фестиваль программасында туристик походларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен, гамәли күнекмәләрне булдыру, турист җырлары бәйгесе, кросс-поход һәм башкалар каралган. Фестивальдә теләгән һәр команда катнаша ала. Моның өчен 28 июньгә кадәр заявка җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы