Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт пенсионерлары “Күңелле стартлар” бәйгесендә катнашты

Шәһәрдә һәм районда 49 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Шуларның 200 дән артыгы бүгенге көндә "Импульс - Третий возраст" физкультура-сәламәтләндерү клубын үз иткән.

Узган ел республика спартакиадасында алар 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләр арасында Россия, Европа һәм дөньякүләм ярышлар призерлары бар.

Ветеран хәрәкәте активистлары ярдәме белән мондый ярышлар уздыру җирлектә традициягә әйләнеп бара һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда мөһим чара булып тора. Аның чираттагысы "Третий возраст" спартакиадасы хисабына "Күңелле стартлар" бәйгесе "Алнас" стадионында узды. "Куйган максатка таба җитез хәрәкәтегез белән сез Универсиада, Әлмәтнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгы кебек әһәмиятле чараларга старт, импульс, җиңүгә һәм казанышларга юнәлеш бирәсез", - дип ассызыклады муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхаттаров, спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп.

Район җитәкчелеге, Пенсия фонды идарәсе катнашында ветераннар советы, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе ярдәме белән оештырылган уенда җанатарлардан алып үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны да исәпкә алып 100 ләп кеше катнашты. Өлкән спортчылар бу көнне таләпләрне үтәп яшәгәндә һәм шөгыльләнгәндә кеше организмының мөмкинлекләре чиксез булуын дәлилләде. 26 ел "Алнас" заводында эшләп ике ел элек лаеклы ялга чыккан Татьяна Трущева фикеренчә, иң гаҗәбе шул - организмның "таушалуына" сәбәп булырга тиешле физик йөкләнеш киресенчә энергия, яшәү көче һәм бәрәкәтле гомер өсти". Тагын шунысы әһәмияткә ия, өлкәннәр мондый чараларга оныкларын да ияртеп килә.

Ләйләгөл МИНАЕВА әзерләде

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250