Әлмәт моржлары кышкы сезонын ачты
Традицион спорт бәйрәмендә каланың "Айсберг" клубы һәм Лениногорск вәкилләре - 60 тан артык спортчы катнашты.
Бозлы суны үз итүчеләр 25 метр дистанциядә ярышты. Бәйгедә катнашучыларның иң кечкенәсенә - 11 яшь. Ринат Солтанов 2 нче лицейда укый. Ә иң өлкәне Михаил Земляновка шушы көннәрдә 75 яшь тулган. "Кышкы йөзү сезонын ачу" бәйрәмендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр - лениногорскилылар. Әлмәтлеләр арасында Әлфир Хәмидуллин, Сергей Жуковский, Александр Дысенко, Михаил Карпов, Валерий Мальцев, Наталья Ивлева, Анна Садровалар да сынатмаган.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа