Әлмәт мэры янә шаккатырды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]
Әлмәт башлыгының гамәлләре шәһәрдәшләрдә һаман саен гаҗәпләнү, соклану, горурлану хисләре уята.
Ironstar триатлон буенча бөтенроссия ярышларының спринт дистанциясендә үзенең яшь категориясендә Айрат Хәйруллин 11 нче урын алды.
Әлмәт командасы вәкиле Владимир Назаров шәхси зачетта алтын медальгә лаек булып кайтты. 27 августта Казанда беренче тапкыр триатлон буенча ярышлар булып узды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 1000 нән артык кеше катнашты. Һәвәскәрләр спринты ачык суда (750 метр) йөзүне, велосипедта 20 км узышны, 5 км озынлыгындагы арага йөгерүне үз эченә алды.
- Триатлон - ул эчке монолог, аның барышында акыл гәүдәне бирешмәскә өнди! "Мөмкин түгел" - ул бары тик сүз генә, без аны һәрвакыт икеләнергә мәҗбүр итәргә тиеш, - дип уртаклашты район башлыгы ярыш турында Instagram челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа