Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт көрәшчеләре мәйдан тота

Хәбәр иткәнебезчә, 2012 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт көрәшчеләре республикада иң көчлеләр булып танылды.

64 команда арасыннан беренче урынны алу калабызда милли көрәшкә зур игътибар бирелүе турында сөйли. Батыр якташларыбызны Яшьләр үзәгендә тәбрикләү тантанасында әнә шулай дип билгеләп үтелде.

Милли көрәшкә төбәктә 50 нче елларда нигез салына. Ул чакта ук батырларыбыз мәйдан тота. Бүген эстафетаны үз кулларына алучылар - ил һәм дөнья күләмендә танылган көрәшчеләр. Тантана барышында шәһәрдә һәм районда спортның милли көрәш төрен үстерүдә ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, атказанган тренер Илгизәр Димиевның өлеше зур булуы ассызыкланды. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән 1971 елда калабызда Әлмәт монтаж идарәсе каршында милли көрәш буенча секция оештырыла. Ә инде сигез елдан соң "Әлмәтнефть" идарәсе каршында "Көрәш" секциясе эшли башлый. Беренче көннән үк биредә тренер булып Салават Йосыпов эшли.

Яшүсмерләр командасы өч тапкыр республикада икенче урын яулый, 2003 елда Татарстан чемпионы исеменә лаек була. 2005 елда әлмәтлеләр Бөтенроссия һәм халыкара аренага чыга. Бу елны Рамил Минһаҗев билбау көрәшендә Россия, ә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен яулый. Шушы ук елны Ильяс Галимов белән Фәнил Минһаҗев та дөнья чемпионатыннан медальләр белән кайта. 2006 елда узган милли көрәш буенча Бөтенроссия фестивалендә үз үлчәү категорияләрендә Айнур Әнвәров һәм Булат Алиев Россия чемпионнары була. Фәнил Минһаҗев та илкүләмендә иң яхшы көрәшче булып таныла. 2009 елда Кырымда яшәүчеләргә багышланган Халыкара турнир Ильяс Галимовка үз категориясендә җиңү алып килә. 2010 елда Рамил Синякаевның үсмерләр арасында билбауда спорт көрәше һәм милли көрәш буенча да Россия чемпионы булуын искәртеп үтәсе килә. Узган ел Әлмәт көрәшчеләренең җыелма командасына Муса Җәлил призына, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү хезмәткәрләре көненә багышлап оештырылган республика ярышлары, "Татнефть" ААҖ кубогына татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Бөтенроссия турниры җиңү китерә.

Көчле якташларыбызны җиңүләре белән котларга район башлыгы Мәҗит Хаҗипов, ТР "Көрәш" татар-башкорт милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар килгән иде. Алар казанышларга ирешкән спортчыларга, тренерларга, физкультура һәм спорт үсешенә өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Мәҗит Салихов бу көнне бүләкләүче буларак кына түгел, бүләкләнүче сыйфатында да сәхнәгә күтәрелде. Аңа спортның әлеге төренә зур игътибар күрсәткәне өчен ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы, "Көрәш" федерациясе рәисе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән Рәхмәт хаты һәм исемле сәгать тапшырылды.

Февраль аенда Муса Җәлил призына ярышлар Әлмәттә узачак. Көрәшчеләребезгә чираттагы җиңүләр телибез!

Әзерләде Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250