Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт командасы суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелегендә беренче бишлектә

Әлмәт командасы суднолар моделе спорты буенча узган Россия беренчелегендә бишенче урынны яулап кайтты.

Ярышлар 20-25 июньдә Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә узды. Өлкән мәктәп укучылары арасындагы бәйгедә яшь техниклар станциясе түгәрәгенә йөрүче 6 үсмер катнашты. Алар Себергә төрле класстагы судно модельләрен алып китте. Җитәкчеләре Наил Бадыйкшанов ярдәмендә үз куллары белән ясалган макетлар - гражданнар, хәрби һәм су асты корабларының төгәл күчермәсе. Моның шулай икәнен махсус комиссия дә билгеләп үтте. Бәйгедә алдынгылар рәтенә чыгуларында нәкъ менә модельләрнең төгәл һәм пөхтә башкарылуы, аннан соң жюри әгъзалары биргән сорауларга дөрес җавап бирүләре сәбәпче. Бу турда әлмәтлеләр югары баллга ия була.

Ярышта Татарстанны тәкъдим иткән Әлмәт командасыннан тыш, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Коряжа, Мурманск, Омск шәһәрләре, шулай ук Новосибирск, Смоленск, Чиләбе өлкәләре командалары да катнаша. Әлмәт егетләренә җиңелләрдән булмый. Нәтиҗәдә, Урсалы мәктәбе укучысы Ренат Шәрәфетдинов һәм 1 нче мәктәп укучысы Равил Хәбиров хәрби һәм тиз йөрешле модельләр классында өченче урыннарны яулый. Команданың тренеры һәм җитәкчесе сүзләренчә, бәйгедә катнашкан ир балаларның алтысы да беренче разряд һәм спорт мастеры кандидаты нормативларын үтәгән. Алга таба, каникуллар тәмамлангач, безнекеләр Ярославль шәһәренә җыена.

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса