Әлмәт егетләре – Европа чемпионнары
Испаниядән безнең кикбоксерлар җиңеп, Европа чемпионы исеменә лаек булып кайтты.
Европа беренчелегендә 17 яшькә кадәрге спортчылар арасында Денис Скворцов (тренеры Марат Гыймаев) 60 кг авырлык категориясендә, 15 яшькә кадәргеләр арасында Ширхан Гусейнов (тренеры Андрей Рыжиков) (60 кг) Чемпион булды. Ярышларда Европаның 36 иленнән 1341 спортчы катнашты.
P.S. Егетләрне зур җиңүләре белән башкарма комитетта да котладылар. Алар Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарына, тренерлары Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа