Әлмәт чаңгычылары – икенче
Әлмәт чаңгычылары Фәнис Кәримов истәлегенә уздырылган зона ярышларында катнаштылар.
Ул Ютазы районында үтте. Фәнис Кәримов - Чечнядәге хәрби чуалышлар вакытында һәлак булган якташыбыз. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге спортсменнары 4 х 1,5 км эстафетада да көч сынашты. Киеренке көрәштә әлмәтлеләр бөгелмәлеләрне алга уздырып, икенче урын яулады. Яшь чаңгычылар Никита Жаренков, Арина Макарова, Самия Мортазина һәм Александр Ерещенко призлы урыннар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа