Курскида узган спорт фестиваленнән Әлмәт пенсионеры җиңү белән кайтты
Курскида пенсионерлар өчен спорт фестивале булып узды.
Анда Татарстаннан 5 кеше - "Өченче яшь" республика пенсионерлары спартакиадасында җиңүчеләр катнашты. Арада якташыбыз Раиф Низамов та бар иде. Әлмәт ветераны сынатмады: Россиянең 17 командасы арасыннан җиңел атлетика эстафетасында икенче, йөзүдә өченче урын яулады. Татарстан командасының өченче призлы урын алуында аның өлеше зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа