Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Курку белмәс якташыбыз

Әлмәт спортчысы, спорт мастерлыгына кандидат Альберт Сәлимгәрәев Уфа каласының "Олимпик-парк" тау чаңгысы үзәгендә узган сноуборд буенча Россия Кубогының биг-эйр һәм слоупстайл акробатик дисциплиналары (олимпия төрләре) этап ярышларында катнашты.


Ир-атлар арасында биг-эйр дисциплинасында стартка Россия Федерациясенең тугыз субъектыннан 24, хатын-кызлар арасында - дүрт төбәктән 5 катнашучы басты. Татарстан данын яклаучы Альберт Сәлимгәрәевнең чыгышы уңышсызлыкка дучар булды. Беренче тапкырда ук ул трюк fs cork 7не үтәгән вакытта җиргә төшкәндә егылды һәм битен җәрәхәтләде. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң Альберт чыгыш ясавын дәвам итте итүен, тик шок кичерүе эзсез үтмәде, күрәсең - спортчы финалга чыга алмады.
Алга таба спортчылар слоупстайл олимпия дисциплинасында ярыштылар. Квалификация йомгаклары буенча финалга үткән 12 ир-ат спортчы арасында Альберт Сәлимгәрәев тә бар иде. Якташыбыз 4 нче урынны алып, пьедесталга басудан бер адымда гына калды. Шуңа да карамастан, ул Татарстанга 50 кубок очкосы китерә алды.
Альбертның чыгышы "Ярышларның иң курку белмәс экстремалы" номинациясендә "Резонанс" Башкортстан иминият компаниясенең махсус призы белән билгеләп үтелде. Аңа 50 мең сумга еллык страховка тапшырдылар.
С. Гәрәев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250