Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Кубок янәдән Әлмәттә калды

14-16 майда Яңа Чишмә районында кикбоксинг буенча Татарстан кубогына команда беренчелеге үткәрелде. Республиканың 12 шәһәреннән килгән 15 командада 250 спортчы көрәште. Әлмәттән "АЛГА" һәм "Мужество" клубларыннан 43 спортчы катнашты. Якташларыбыз 113 очко җыеп I урын яулады.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Әлмәтнең җыелма командасы өченче ел рәттән Татарстан кубогын ота. Команда әгъзаларының тренерлары - Марат һәм Тимур Гыймаевлар, Андрей Рыжиков, Александр Панов һәм Нәкыйп Хәлимов. 3 ел рәттән җиңү тренерлык составының тырыш хезмәте һәм район җитәкчелегенең теләктәшлек күрсәтүе нәтиҗәсе. Әлмәт җыелма командасы ярышка баруны оештыруы һәм уңайлы автобус бүлеп биргәне өчен "Татнефть" ААҖгә рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса