Казанда тарихта беренче тапкыр FISU-Gala тантанасы уза
22 сентябрьдә Казанда тарихта беренче тапкыр FISU-Gala тантанасы уза. Аның кысаларында 10 номинация буенча студент "Оскарлары" тапшырылачак.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Клод-Луи Галльен, Россия спорт министры урынбасары - статс-секретаре Наталья Паршикова, Казан мэры Илсур Метшин, Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов һәм башка рәсми затлар, шулай ук танылган спортчылар, тренерлар катнашты.
Әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиаданың яңа 6 илчесен -Татарстанның Лондон олимпиясе чемпионнарын тәкъдим итте. Алар - Казанның "Зенит" командасы волейболчылары Александр Волков, Максим Михайлов, Николай Апаликов, Юрий Бережко һәм Алексей Обмочаев, шулай ук җиңел атлет Юлия Зарипова.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа