Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанда полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча дөнья чемпионаты старт алды

29 сентябрьдә Казанда "Ак барс" көрәш сараенда полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча дөнья чемпионаты старт алды. Россиянең спорт башкаласына 11 илдән: Австрия, Болгария, Бразилия, Чехия, Венгрия, Кувейт, Нидерланд, Россия, һ.б.- катнашучылар килгән.


Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин һ.б. катнашты.
ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән спортсменнарга ТР Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. "Бөтендөнья җәйге универсиада 2013 әзерлек барышында Казанга шундый зур чараны кабул итәргә мөмкинлек бирелүенә шатмын. Мин монда килгән кунакларның тулы күләмдә үз спорт мөмкинлекләрен күрсәтә алуларын телим", - диде ул. Шулай ук ул Татарстан башкаласы 2015 нче елда су спорт төрләре буенча, ә 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионатларын кабул итәчәген искәртте.
"Сезгә матур ярыш, матур көрәш телим. Бу ярышлар башкалардан сезнең спортсмен булуыгыз белән аерылып тора. Бу спорт төре эш вакытында түгел, ә спорт ярышында күбрәк кулланылуын телим", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 78 спортсмен ярышка эләккән, алар арасында 57 - ир-ат һәм 21 - хатын-кыз. Ярышлар 7 авырлык категориясендә үтәчәк. Җиңүчеләр шәхси һәм команда зачетында билгеләнәчәк.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, Казанның кунакларына ярышлардан тыш, шәһәрнең тарихы һәм архитектурасы белән танышырга мөмкинлек биреләчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250