Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казан – 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итүчеләр рәтендә

Кичә, 30 сентябрьдә, "Беренче канал" туры эфирында 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итүче Россия шәһәрләре арасында Казан шәһәре дә аталды. Телеканалның Мәскәү студиясендә тантананы FIFA президенты Йозеф Блаттер ачты.

Шулай ук "Россия-2018" оештыру комитеты рәисе, РФ спорт министры Виталий Мутко, "Россия-2018" оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин, спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары студиянең кунаклары булды.
Блаттер һәм Мутко 2018 нче елда дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрләр исемен атый башладылар. Беренче булып, Санкт-Петербург аталды.
Шәһәрләрне игълан иткән арада Россия Президенты Владимир Путин белән әңгәмә дә күрсәтелде.
Дүртенче булып, Казан - Универсиада-2013 башкаласы аталды.
Казаннан турыдан-туры трансляция Үзәк футбол стадионы манежыннан барды. Турыдан-туры элемтәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, Казанда Универсиада 2013 илчесе Мария Киселева, Лондон Олимпия чемпионы, волейболчы Александр Волков һ.б. катнашты.
"Без бүген волейбол буенча Суперкубокны яуладык", - дип искәртте ТР Президенты һәм Казанның дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерлеген бәяләде. "Казанның әзерлеген мин яхшы, дип бәялим. Бөтен спорт объектлары әзер диярлек, без 45 мең урынлы футбол стадионы төзелешен тәмамлыйбыз, транспорт инфраструктурасы буенча эшләр алып барыла. Казан төрле дөнья чемпионатларын кабул итәргә әзер", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250