Карате буенча Казанда узган республика беренчелеге һәм чемпионатыннан Әлмәт егетләре җиңү белән кайтты
Шәһәрнең "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән ярышта 19 спортчы катнаша.
Кызу көрәш безнекеләрнең әзерлеге югары булуын дәлилли - төрле дәрәҗәдәге 11 медаль яулана. Илсур Галләмов, Камил Вәлиуллин, Агата Камышева пьедесталның беренче, Илгиз Галләмов, Алена Утукина, Гөлнара Хәсәншина, Мария Анциферова, Әдилә Мөхәррәмова икенче баскычка күтәрелә. Айсылу Миннекәева, Азат Галиуллин һәм Галим Миннекәевлар - өченче урында. Виталия Корноухова һәм Рафаэль Чупанов кул астында шөгыльләнгән Әлмәт каратечылары тагын бер айдан Татарстан командасы составында Россия беренчелегендә чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа