“Геройлар узышы”нда әлмәтлеләр дә катнашты [+ФОТОЛАР]
Казанда булып узган "Геройлар узышы"нда ("Гонка героев") әлмәтлеләр дә катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады.
Җәмгысе чарада 1000 ләп кеше үзен сынап карады. Югары Ослан районында оештырылган узышта һәр катнашучы 10,7 км ара йөгерде. Йөгерү генә түгел, аларга 23 каршылыкны да узарга кирәк иде. Чәнечкеле тимерчыбык, салкын су, сазлык аша чыгу, тарзанка, боҗралар, биек дивар аша узу, аркан белән сикерү - Әлмәтнең "I love run Almet" https://vk.com/club77540257 йөгерүчеләр клубы вәкилләре дә әлеге трассаны буйсындырды. Егетләр һәм кызлар үзләрен батырларча тотты һәм куйган максатларына иреште. Берсе дә трассадан төшеп калмады, финишка кадәр барып җитүләре белән соклану уятты. Афәрин, әлмәтлеләр!
P.S. Киләчәктә Казанда кышкы узыш, шулай ук балалар өчен дә шундый чара оештыру көтелә.
Гөлназ Закирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа