Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гагарин кубогына кем хуҗа булыр?

Гагарин кубогы өчен көрәштә икенче финалчы команда да ачыкланды: хәлиткеч уенда ЦСКА командасы белән Магнитогорскиның "Металлург" хоккейчылары очрашачак.

Мәскәү клубына Санкт-Петербургның СКА командасын отар өчен 4 уен да җитсә, "Металлург" белән "Салават Юлаев" 5 матч уздырды. Кичә узган бишенче матчта "Металлург" хоккейчылары өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән җиңү яулап, серияне үз файдасына төгәлли алды - 4:1.

Финал сериясе 7 апрельдә Мәскәүдә старт ала. ЦСКАның әле беренче тапкыр гына финалда уйнавы булса, "Металлург" икенче тапкыр хәлиткеч серия уздыра һәм икенче тапкыр Гагарин кубогы иясе булырга тырышачак. Гагарин кубогын ике тапкыр откан командалар әле икәү генә - "Ак Барс" һәм "Динамо" (Мәскәү). Ә өч мәртәбә финалда "Ак Барс"ның гына уйнаганы булды.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса