Габдрахман көрәшчеләрен киендерделәр
Шуның белән иганәчеләр аларны сөендерделәр дә. Туган авылының исеме язылган сыйфатлы бердәй форма кайсы авылда бар соң әле?!
Әлеге бүләкне кем бирде дисәгез - Татарстан республикасы президенты киңәшчесе, авылдашлары Шәфәгать Тәхаветдинов. Күренекле якташлары Габдрахман халкын әледән-әле сөендереп кенә тора шул.
Бүген авыл мәдәният йорты базасында эшләп килүче спорт залында татар милли көрәше буенча 32 авыл егете шөгыльләнә. Аларның тренеры - күренекле көрәшче Руслан Нургалиев.
- Атнасына өч тапкыр булган шөгыльләрне егетләр калдырмаска тырышып бик рәхәтләнеп йөриләр. Һәрдаим алып барылган эш нәтиҗәсе үзен озак көттерми инде ул - безнең егетләр турнирларда уңышлы чыгыш ясый, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа