Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Данис Зарипов: «Үз гомеремдә бер тапкыр да допинг кулланмадым»

Допинг аркасында ике елга уеннардан читләштерелгән Казанның «Ак Барс» командасы хоккейчысы Данис Зарипов үзенең тыелган матдәләр кулланмавын һәм апелляция тапшырачагын җиткергән.

«Мин апелляция тапшырачакмын, азакка кадәр көрәшәчәкмен. Үз гомеремдә бер тапкыр да допинг кулланмадым», - дип җиткергән «Спорт-Экспресс»ка Зарипов.
Ул шулай ук әлеге хәл буенча аңлашылмаучанлыклар күп булуын да белдергән.

«Анализдагы тыелган матдәләрме? Аңлавымча, алар минем организмга ризык белән дә керергә мөмкин. Мине допингны яшереп калдырырга сәләтле препарат өчен җәзага тартканнар. Болар барысы да аңлашылмый, исемемне тапламас өчен азаккача көрәшәчәкмен», - дигән хоккейчы.

Исегезгә төшерәбез, Гагарин кубогын 4 тапкыр яулаган бердәнбер уенчы, 6 июльдә ул «Ак Барс» командасы белән ике елга килешү төзегән Данис Зариповның 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелелүе билгеле булды.



Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса