"Братина" кубогы – "Нефтяник"та
Бүген Әлмәт бозында Ижевск шәһәренең "Ижсталь" командасы белән үзебезнең "Нефтяник" очрашты.
Салкын бозда хисләр кайнап торды, нәтиҗәдә "Нефтяник" 4:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Шулай итеп, Россиянең Югары хоккей лигасында финал сериясе 4:1 исәбе белән безнекеләр файдасына тәмамланды. "Братина" кубогы - Әлмәттә! Афәрин, "Нефтяник"!
P.S. Әлмәт күген бизәгән җиңү салютыннан соң, хәзерге вакытта җанатарлар шәһәр урамнары буйлап җиңү сәяхәте ясый. Ура!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа