Биатлончы Ольга Вилухина Россиянең Олимпиада “янчыгына” көмеш медаль салды
Бүген Сочи Олимпиадасының өченче көнендә хатын- кызлар биатлон буенча спринт бәйгесендә көч сынашты.
Словакия спортчысы Анастасия Кузьмина беренчелекне яулады. Шулай итеп ул икенче тапкыр Олимпия чемпионы титулына ия булды.
Өченче урында Украина спортчысы Вита Семеренко.
Безнекеләр - Яна Романова 19 нчы, Ольга Зайцева - 28 нче нәтиҗә белән финиш сызыгын узды. Екатерина Шумилова - 60 нчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа