Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бүген дә җиңү – "НЕФТЯНИК"та

"Юбилейный" Спорт сараенда "Нефтяник" белән "Сарыарка"ның икенче очрашуы безнекеләр файдасына тәмамланды.

Бүгенге уен хоккейчыларны да, җанатарларны да сынады. Өч период дәвамында ике команда да күпме омтылып та, исәп ачуга ирешә алмады. Уен бетәргә 19 секунд кала, ниһаять, "Нефтяник" беренче алканы көндәшләр капкасына ыргытты. Җанатарларның көчле алкышлавы һәм хуплавы безнекеләргә тагы да көч бирде, уен тәмамланырга 2 секунд кала, алар тагын бер алка кертте. шулай итеп, 2:0 исәбе белән "Нефтяник" җиңде! УРА! Алда тагын ике уен көтә. Безнекеләргә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса